Фаҗига Бөре районының Калинники авылы янындагы Монастырская Старица күлендә була. Һәлакәт турындагы мәгълүмат ашыгыч хезмәтләргә балык тотарга килгән һәм ир-атның гәүдәсен суда тапкан шаһиттан килгән.
Һәлакәт урынына Гадәттән тыш хәл буенча БР Дәүләт комитеты коткаручылары, полиция хезмәткәрләре барган. Беренчел мәгълүматлар буенча, күлдә бозның калынлыгы нибары 4 см тәшкил иткән, бу бик куркыныч.
Коткаручылар 1964нче елгы балыкчының үле гәүдәсен судан чыгарганнар. Әлеге вакытта вакыйганың сәбәпләре ачыклана.