Барлык яңалыклар
Новости
22 ноябрь , 10:59

58 яшьлек табиб 3,5 млн сум акчасын югалткан

Нигә кешеләр көн саен алдана?

58 яшьлек табиб 3,5 млн сум акчасын югалткан
58 яшьлек табиб 3,5 млн сум акчасын югалткан

Уфада 58 яшьлек табиб мошенникларга 3,5 млн сум акча күчергән. Үзләрен Федераль хәвефсезлек хезмәтеннән дип таныштырган  аферистлар ир-атка имеш тә аның исеменә кредит рәсмиләштерергә тырышуларын сөйләгәннәр һәм моңа җавап итеп шундый ук кредит алырга күндергәннәр.

85 яшьлек уфалы хатын да мошенниклар корбаны булган. Ул, акцияләрдә акча эшләячәгенә ышанып,  аферистлар схемасна 2 млн сум акчасын салган. Банк хезмәткәрләре аны арытаба акча салулардан туктатып калган.

БР буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, узган тәүлектә генә Башкортстан халкы мошенникларга 12 миллион сум акча күчергән.

Полициядә кисәтәләр: уяу булыгыз! Шикле һәм сәер операцияләр турындагы шалтыратуларга ышанмагыз, таныш булмаган кешеләргә акча күчермәгез һәм шәхси мәгълүматларыгызны теләсә кемгә хәбәр итмәгез. Җиңел керем вәгъдә итүчеләргә ышанмагыз!

Чыганак: bashinform.ru

Автор:
Читайте нас: