“Россия-1” телеканалы эфирында Башкортстаннан күпбалалы Вервельскийлар-Вәлиевлар гаиләсе турында сөйләячәкләр.
Благовещен шәһәрендә яшәүче күркәм гаилә 29 баланы тәрбиягә алган, аларның күбесе инде үзләре гаиләле. Телевидениедагы махсус тапшыруда катнашу өчен Мәскәүгә гаилә башлыгы Вахид Вәлиев үзе дә килгән, ул хәзер СВОда хезмәт итә. Әлеге вакытта бу гаиләдән ике уллары да шунда хезмәт итә.
Вервельскийлар-Вәлиевлар гаиләсе “Наши – сила материнства” программасының яңа чыгарылышы геройлары булачак. Тапшыру 22-23 ноябрьдә “Россия-1” телеканалында 13:00 сәгатьтә эфирга чыгачак.
Билгеле булуынча, Ирина Вервельская һәм Вахид Вәлиев 2004 елдан ятим балаларны үз гаиләләренә сыендыра. Аларның үзләренең өч балалары бар. 2021 елда гаилә “Ата-ана батырлыгы” дәүләт бүләген алган, аны Башкортстанда җәмәгатьчелек тарафыннан зур ихтирамга лаек булган парларга бирәләр.
Шулай ук 2023 елның мартында Благовещенскига эш сәфәре вакытында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Вервельскийлар-Вәлиевлар гаиләсендә кунакта булды. Республика җитәкчесе тәрбиягә алынган балаларның дәүләттән алган яңа фатирларында булды.
Фото:телеканал Россия-1