Барлык яңалыклар
Новости
21 ноябрь , 07:05

Раббым, Сиңа дога кылам!

Форсат белән файдаланып таң вакытларында, көндез, кичен, төн җиткән вакытларда да, намазлардан соң, мөмкинлек булган вакытта Раббыбызга мөрәҗәгать итеп авыр хәлдә, сугыш кырларында, ризыксыз, сусыз, утсыз, җылысыз калган мөселман-мөслимә кардшләребез, балалар, әби-бабайлар, абый-апалар өчен хәерлесен сорап дога кылыйк!

Раббым, Сиңа дога кылам!
Раббым, Сиңа дога кылам!


Йә, Раббым! Авыр хәлдә булган кардәшләребезгә җиңеллек бир, авырлыкларын алып куеп, иркенлек белән гамәл-гыйбадәт кылырга, хәерле тормыш алып барырга мөмкинлек бир! Ярдәмеңнән ташлама, йә Гәзиз Аллаһым!

Шулай ук, йә Раббым, кылган догаларыбызны, гамәл-гыйбәдәтләребезне һәм барлык изге гамәлләребезне ихлас күңелдән кабул ит, белеп һәм белмичә кылган хата, гөнаһ, кимчелекләребезне гафу ит!

Күңел түрләребездән чыккан салават-шәрифәләребезне сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салляллаһу галәйһи вә сәлләмгә ирештер!

Йә Раббым, тормышларыбызны бәхет сәгадәт белән нурландырып, гамәл-гыйбадәттән һәм саулыктан аерма, хәвеф-хәтәр, бәла-казалардан, авырулардан, сырхаулардан, күз тию һәм сихерләрдән сакла, сугыш әфәтләре, ачлык галәмәтләре, бала хәсрәтләреннән сакла!
Ил-көннәребезне тынычлыктан аерма!

Бу дөньядан киткән вакытта да иман белән китеп, киләчәктә югары җәннәтләрдә булып Раббым, йөзеңне күрергә насыйп ит!
Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләм белән мәҗлестәш булырга насыйп ит!

Мең дә бер киңәш тән

Автор:
Читайте нас: