Барлык яңалыклар
Новости
21 ноябрь , 16:29

Петербург янында Ленин шалашына ут төрткәннәр

Петербургның Сестрорецк шәһәрендә Ленин шалашы янган.

Петербург янында Ленин шалашына ут төрткәннәр
Петербург янында Ленин шалашына ут төрткәннәр

Бу хакта 78.ru хәбәр иткән. "Шалашка чыннан да төнлә ут төрткәннәр. Хәзер тикшерәбез", - дип белдергән 78.ru басмасына музей директоры Наталья Коваленко. “В.И. Ленин шалашы” музеенда басмага музей территориясендәге салам шалашның януы турында хәбәр итәләр. Бу 1917 елның җәендә Владимир Ленин һәм Григорий Зиновьев Вакытлы хөкүмәт биргән кулга алу ордерыннан качкан шалаш күчермәсе. "Әлеге вакытта тиешле хезмәтләр булган вакыйгага бәя бирә", - дип хәбәр иткән РБКга Наталья Коваленко. Янәшәдә шулай ук 1928 елда төзелгән «Шалаш»ның таш һәйкәле урнашкан. Ул тәртиптә, дип белдергәннәр музейда.

Фото: sestroretsk spb / VK

Автор:
Читайте нас: