Денис — иң өлкәне, аңа 10 яшь. Үсмергә игътибар үзәгендә булу ошый, ул кече энеләре турында кайгырта. Уку белән кызыксына, игелекле, ярдәмчел, ди тәрбиячеләре. Бу хакта төбәкнең Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгында хәбәр итәләр.
Раилгә сигез яшь. Аз сүзле булуына карамастан, аның дуслары бик күп. Яңа кешеләргә әкренләп ачыла.
Айгизгә алты яшь. Аның музыкаль ишетү сәләте көчле, ул әкиятләрне дә илһамланып сөйли. Аның холкы тыныч, үз бик ягымлы малай.
Тулырак мәгълүматны 8 (347) 218-03-62 телефоны буенча белергә була. Малайларны бер гаилә тәрбиягә алырга мөмкин яки аларга опекун була ала.
Фото: төбәкнең Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгыннан.