Барлык яңалыклар
Новости
21 ноябрь , 20:44

Иске Балтач тагын да “Тамаша” үзәге

Халык театрларының  "Тамаша" VI  республика фестивале БРның атказанган сәнгать эшлеклесе, РФ Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы Фәрдүнә Касыймованың 90 яшьлек юбилее елында уза.

Иске Балтач тагын да “Тамаша” үзәге
Иске Балтач тагын да “Тамаша” үзәге

Иске Балтач. 21 ноябрь - "Балтач таңнары". Халык театрларының  "Тамаша" VI  республика фестивале БРның атказанган сәнгать эшлеклесе, РФ Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы Фәрдүнә Касыймованың 90 яшьлек юбилее елында уза.

БРның атказанган сәнгать эшлеклесе, РФ Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы Фәрдүнә Касыймова призына  оештырылган  "Тамаша" театр коллективларының республика фестиваленең быелгысы үзенчәлекле вакыйга белән бәйле. Ул   профессор Фәрдүнә Касыймованың юбилей елында уза. Июль аенда ул 90 яшен билгеләде.

 - Фестивальне,  Положениесенә ярашлы, ике елга бер тапкыр үткәрү каралган.  Быелгысы чираттан тыш  шартларда уза.  Әлеге бәйге Фәрдүнә Касыймованың  юбилей елында узуына бик тә шатбыз,- диде район хакимяте башлыгы урынбасары  ИнзиләГасимьянова, бәйгедә катнашучыларны сәламләп.  

Чараның төп максаты-һәвәскәр театр сәнгатен тарату һәм үстерү. Фестивальгә яшьләр һәм өлкәннәр театр коллективлары чакырыла,  актерлар төп эшләре буенча төрле һөнәр ияләре булуларына  карамастан, барлык жанрлардагы спектакльләрне тәкъдим итә.  Фестиваль  барышында төрле театр дисциплиналары буенча мастер-класслар үткәрелә, аларда Башкортстанның әйдәүче педагоглары һәм режиссерлары  тәҗрибә уртаклаша. Шулай ук режиссерлар һәм һәвәскәр театрлар җитәкчеләре өчен каралган спектакльләр турында фикер алышу мөмкинлеге булган иҗади лаборатория оештырыла.

 «Тамаша» халык театрлары фестивален 2017 елдан Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Республика халык иҗаты үзәге ярдәмендә Балтач районы мәдәният бүлеге үткәрә.

Быелгы фестивальдә чыгышларны актер, режиссер һәм театр эшмәкәре  СССР Театр эшмәкәрләре союзы әгъзасы, Россия  Федерациясенең  Халыҡ  һәм атказанған,  Башкортстанның Халыҡ  һәм атказанған   артисты, Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе  лауреаты Хөрмәтулла Үтәшев җитәкчелегендәге жюри коллегиясе бәһалый.

-Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театрында профессорыбызның туксан  яшьлек юбилеен билгләгәндә Балтач районы вәкилләре Фәрдүнә Касыймованың гомер бәйрәмен туган ягында да билгләүне максат итеп куйган иде. Ниһаять,профессорыбызның туган ягында очраштык. Жюри әгъзалары барыбыз да аның элекке студентлары. Инде без узаман яшенә җиттек. Ә профессорыбыз  әле дә үзен бездән яшьрәк итеп тоя, - диде Фәрдүнә Касыймованың элекке укучысы Хөрмәтулла Үтәшев, аның искиткеч шәхес булуын билгеләп.

Ун коллектив. Кыйгы, Дүртөйле, Мишкә, Калтасы, Әбҗәлил, Гафури, Зилаер, Чакмагыш, Караидел, Кырмыскалы районы халык театрлары төп приз өчен көрәшә.  Һәвәскәр коллективлар төрле жанрлардагы әсәрләрне сәхнәләштергән. Ләкин быелгы бәйге Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багыншана һәм күпчелек чыгышларда шушы тематика өстенлек алган.

 Кунакларның фестиваль турындагы тәэссоратлары белән уртаклашу да урынлы булыр.

-Балтачта узган төрле конкурсларда биш-алты тапкыр катнашканым бар. Ул чакта башка юнәлеш буенча эшли идем.  Театр тармагына эшкә килү, “Тамаша” фестивалендә  катнашу, дәрәҗәле белгечләрдән киңәшләр ишетү  үземне тагын да  дәртләнереп җибәрде.  Хәер, болай да камиллеккә омтылам. Заһир Исмәгыйлов исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтына читтән торып укрырга кердем.  Киләчәктә коллективыбызны дәүләт дәрәҗәсендәге театр итеп үстерү максаты белән янып-көям. “Тамаша” республика фестивалендә  тагын да катнашырбыз дип ышанам,- диде Гыймалетдин  Минһаҗев исемендәге   Кыйгы район халык театры режиссеры Гөлнәзирә Вәлиева, мондый бәйгеләр һәвәскәрләр өчен бик файдалы булуын билгеләп.

Фәрдүнә Касыймова призына   халык театрларының  "Тамаша" VI  республика фестивален рәсми ачу тантанасыннан соң   бәйгенең конкурс программасын Чакмагыш районының “Замандашлар” халык театры коллективы дәвам итте. Режиссер Ривнер Гобәев җитәкчелегендә чакмагышлылар Фәнәвил Галиевның «Корт” пьесасын сәхнәгә куйды.

Фестиваль дәвам итә. Бәйгене җиңүчесе 22 ноябрь  көнне билгеле булачак.

 

Автор:Дамир Хайртдинов
Читайте нас: