Иске Балтач. 21 ноябрь - "Балтач таннары". Балтач районында БРның атказанган сәнгать эшлеклесе, РФ Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы Фәрдүнә Касыймова призына алтынчы тапкыр узган театр коллективларының «Тамаша» республика фестивален Гыймалетдин Минһаҗев исемендәге Кыйгы район халык театры һәвәскәрләре башлап җибәрде
Бүген, 21 ноябрь көнне, Балтач районында алтынчы тапкыр БРның атказанган сәнгать эшлеклесе, РФ Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы Фәрдүнә Касыймова призына театр коллективларының «Тамаша» республика фестивале старт алды.
Быелгы бәйгедә республиканың төрле районнарыннан ун коллектив чыгыш ясый. Ике көн дәвамында тамашачылар театр коллективы иҗаты белән танышачак. Чыгышларны актер, режиссёр һәм театр эшмәкәре СССР Театр эшмәкәрләре союзы әгъзасы, Росия Федерациясенең Халыҡ һәм атказанған, Башкортстанның Халыҡ һәм атказанған артисты, Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Хөрмәтулла Үтәшев җитәкчелегендәге жюри коллегиясе бәһалый.
Фестивальнең конкурс программасын режиссер Гөлнәзирә Вәлиева җитәкчелегендә Гыймалетдин Минһаҗев исемендәге Кыйгы район халык театры һәвәскәрләре башлап җибәрде.
Кыйгы һәвәскәрләре Әсхат Мирзаһитовның “Аналар көтәләр улларын” драмасын сәхнәләштергән. Быелгы бәйгенең төп темасы да Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлана. Тамашачы фикеренчә, үзешчәннәр автор салган эчтәлекне тулысынча ачып салды. Бөек Җиңүнең утыз еллыгына язылган драмада автор кешелек дөньясының иң тирән проблемаларын күтәргән. Иң мөһиме – хыянәт.
Жюри әгъзасы, Башкортстанның атказанган артисты, Заһир Исмәгыйлов исемендәге Уфа сәнгать институтының режиссура һәм актер осталыгы кафедрасы мөдире Земфира Хөсәенова билгеләвенчә, бу әсәрнең нарузкасы зур. Сугыштан баласыың кайтуын көткән ананың улы сатлыкҗан. Шул ук вакытта ана үзе укытучы. Бу төшенчәләр авылдашларының уенда йөри...
Чыгыш тәмлангач спектакльгә карата белгечләр киңәшләрен җиткерде.
-Бөек Җиңүнең 80 еллыгына бик җитди әсәргә тотынгансыз. Режиссер актерлар белән нык эшләгән. Ләкин кайбер эпизодларда актерлар уйнап җиткермәде. Сүз тәмамлангач та сәхнә тәмамланды дигән сүз түгел. Уенны төгәлләргә кирәк: Декорация ярыйсы, ә менә эстрада костюмнарында чыгу – бу драма өчен бик үк килешеп бетми,- диде Башкортстанның атказанган артисты, Заһир Исмәгыйлов исемндәге Уфа сәнгать институтның режиссура һәм актер осталыгы кафедрасы мөдире Земфира Хөсәенова, коллективкам уңышлар теләп.
“Балкыш” халык театры режиссеры Редик Ганиев фикеренчә, илле ел элек язылган әсәрне бүгенге көнгә үзгәртеп, сәхнәгә кую яхшырак булыр иде.
Кыйгылылар “Тамаша”да әле беренче тапкыр. Алдагы бәйгеләрдә дә алар Балтач тамашачысын матур чыгышлары белән сөендерер әле.
РФ Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы Фәрдүнә Касыймова призына алтынчы тапкыр узган театр коллективларының «Тамаша» республика фестивален ачу тантианасы 21 ноябрь көнне 19 сәгатьтә узачак.