Барлык яңалыклар
Новости
20 ноябрь , 18:15

ЮХХДИ хезмәткәрләре бүген рейдка чыкты

Нәрсә тикшерәләр?

ЮХХДИ хезмәткәрләре бүген рейдка чыкты
ЮХХДИ хезмәткәрләре бүген рейдка чыкты

Бүген Балтач районында “Должник” профилактик чарасы башланды.

ЮХХДИ хезмәткәрләре, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны туктатып, аны мәгълүмат базасында тикшерәчәкләр. Элегерәк салынган штрафны түләмәү факты ачыкланса, административ материал төзеләчәк.

Штрафны карар законлы көченә кергәннән соң 60 көн эчендә түләргә кирәк. Соңлаганнар аны икеләтә күләмдә түләргә тиеш. Шулай ук закон мондый водительләрне 15 тәүлеккә кулга алуны күз уңында тота. Әгәр штрафны карар чыгарылган көннән алып 20 көн эчендә түләгән очракта аны штраф суммасынан 50 процентын гына түләргә мөмкин.

Чара 24 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Түләнмәгән штрафлар турында мәгълүматны www.gosuslugi.ru порталындагы шәхси кабинетта яки Дәүләт автоинспекциясенең Балтач районы буенча бүлекчәсендә алырга була.

Автор:
Читайте нас: