Барлык яңалыклар
Новости
20 ноябрь , 19:06

Уфа мәктәбендә янгын...

Нәрсә булган?

Уфа мәктәбендә янгын...
Уфа мәктәбендә янгын...

 Уфада 35нче гомуми белем бирү мәктәбендә янгын чыккан. Уку йортының икенче катында төтен чыгу турында сигнал коткаручыларга иртән килеп ирешкән.
Урынга Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгынга каршы хезмәте расчетлары чыкты. Белгечләр ачыклаган янгын арасында - беренче һәм икенче катта булган электр чыбыгы эри башлаган. Янгын башка урынга күчергә өлгермәгән.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк идарәсе мәгълүматы буенча, бинадан 1310 укучы һәм 70 мәктәп хезмәткәре чыгарылган. Һәлакәт нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән.

Фото: МЧС

Автор:
Читайте нас: