Барлык яңалыклар
Новости
20 ноябрь , 09:18

Мәете зират буенда яткан, ди...

Ә бит аны 2 ноябрьдән башлап эзләгәннәр.

Мәете зират буенда яткан, ди...
Мәете зират буенда яткан, ди...

Татарстанда югалган 78 яшьлек ирнең мәетен зират янында тапканнар: соңгы хаты да булган, дип яза ВТ.

Аны 2 ноябрьдән башлап эзләгәннәр. Узган ялларда Югары Осланда 78 яшьлек ир-атның мәетен тапканнар. Бу хакта “KazanFirst” үзенең чыганакларына таянып яза. Пенсионер инде 2 ноябрьдә үк югалган. Шушы вакыт эчендә аны эзләгәннәр. Пенсионерның мәетен узган ялларда иртәнге сәгатьләрдә авыл зираты тирәсендәге урман полосасында тапканнар. Чыганак мәгълүматлары буенча, бабайның муенында асылыну эзләре булган. Моннан тыш үлеме алдыннан калдырган кәгазь кисәген тапканнар. Анда нәрсә турында язылганлыгы мәгълүм түгел.

Аллаһ үзе сакласын! Шундый көннәргә төшермәсен!

Автор:
Читайте нас: