Барлык яңалыклар
Новости
20 ноябрь , 14:28

Күзәй авылыннан пенсионер МХО дагы якташларга ярдәм күрсәткән

Минималь пенсия алып яшәгән Мария Минлишева күптән түгел тормыш иптәшен дә югалткан.

Күзәй авылыннан пенсионер МХО дагы якташларга ярдәм күрсәткән
Күзәй авылыннан пенсионер МХО дагы якташларга ярдәм күрсәткән

Икенче чакырылыш Шәвъяды авыл советы депутаты, Күзәй, Тибел, Шәвъяды авылларындагы көндәлек кирәк-ярак товарлары кибетләре сатучысы, авыл активисты Татьяна Герасева сөйли:

—Илдә махсус хәрби операция игълан ителгән 2022 елдан башлап Күзәйдә халыктан йөз мең сумнан артык акча җыеп, авылдаш ир-егетләребезгә гуманитар ярдәм әзерләп җибәрдек. Һәр йорттан мөмкинлегенә карап 300, 500, 800, 1000 сум күләмендә акча биреп киләләр. Ә Мария Минилбаевна 10 мең сум ярдәм күрсәтте...

Мария Минлишевага 70 яшь. Чыгышы белән Югары Иванай авылыннан. Озак еллар иптәше Динис Минлишев белән Уфа шәһәрендә яшәгәннәр. Мария Минилбаевна мебель цехында диваннар җыйган. 1991 елда Күзәйгә күченеп кайтканнар. Баштагы елларда умартачылыкта эшләгәннәр, аннары күмәк хуҗалыкта хезмәт салып хаклы ялга туктаганнар.  

—Үзебезнең балаларыбыз юк. Туганымның иптәше, Түбән Иванай авылыннан Арсений Янситов алгы сызыкта һәлак булып кайтты. Авылыбыздан ике ир бала әлеге вакытта МХО зонасында. Авылда безнең кебек өлкәннәргә бик ярдәмләшәләр иде. Алар да булмагач, авылда бик кыен. Тизрәк бу канкоешлар бетеп, барысы да исән-сау әйләнеп кайтсыннар иде. Минем бар теләгем шул, — ди Мария Минилбаевна.

Күзәйдә гуманитар ярдәмне авылдашларына җибәргән саен адреслы итеп әзерләп озаталар. Алгы сызыкка барып җитеп посылкаларны кабул иткән солдатларның ватсапка юллаган аудио – хәбәрләрдәге рәхмәт сүзләрен җыелышып тыңлыйлар, җылы теләкләр теләп тизрәк җиңү яулап кайтуларын көтәләр.

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: