Барлык яңалыклар
Новости
20 ноябрь , 08:42

Гадел пенсия күпме булырга тиеш?

Депутат шул турыда анык итеп әйткән.

Гадел пенсия күпме булырга тиеш?
Гадел пенсия күпме булырга тиеш?

2025  елда эшләмәүче гражданнар пенсиясенең гадел күләме уртача хезмәт хакының 40 процентын тәшкил итәргә тиеш. Бу турыда Мәскәү өлкәсе депутаты, Мәскәү өлкәсе Пенсионерлар берлеге рәисе Анатолий Никитин хәбәр итте, дип яза ВТ. Моннан тыш, депутат ил буенча пенсиянең минималь күләмен 35 мең сум дәрәҗәсендә билгеләргә тәкъдим иткән. Никитин сүзләренә караганда, шул вакытта гына пенсия гадел булачак. Хәзерге вакытта пенсионерлар акчасының төп өлеше даруларга һәм коммуналь хезмәтләргә китү аркасында нормаль ризыкка акча җитми. Пенсия күләмен арттыру россиялеләргә туклану, кием-салым һәм торак ихтыяҗларын капларга, шулай ук мәдәни һәм социаль тормышта катнашырга, сәяхәт итәргә, яраткан эш белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирәчәк.

Автор:
Читайте нас: