Барлык яңалыклар
Новости
20 ноябрь , 20:26

Балтачта иң яхшы тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе кем?

Бүген, 20 ноябрь көнне, тәрбия һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән үзара хезмәттәшлек  буенча  директор киңәшчеләре  арасында  “Ел киңәшчесе” конкурсының муниципаль этабы узды 

Балтачта иң яхшы тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе кем?
Балтачта иң яхшы тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе кем?

Тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе вазифасы 2022нче барлыкка килде. Патриотик рухтагы, илен сөйгән, актив, иҗади балалар тәрбияләү бурычы тора алар алдында. Безнең районда 14 кеше тәрбия эшләре буенча директор киңәшче  булып эшли.

 Шушы конкурс беренче тапкыр үткәрелә һәм аны әйдәүче эксперт Эльвира Сәлимгәрәева оештырды. “Ел киңәшчесе”  бәйгесендә  5 райондашыбыз көч сынашты. Бәйгенең максаты актив, иҗади карашлы һөнәрманнарны ачыклау иде. Иске Балтач 1нче урта мәктәбеннән Инга Айметова, район үзәгенең 2нче урта мәктәбеннән Оксана Ковалёва, Түбән Иванай мәктәбеннән Надежда Беляева,  Югары Карыш урта мәктәбеннән Филия Хаҗимуллина, Тучыбай мәктәбеннән Радим Гыйләҗевлар конкурста көч сынашты.

 Конкурсантлар  иң тәүдә “Мин һәм минем командам” дигән исем астында үзләре белән таныштырды. Икенче биремдә үзләренең эш концепцияләрен яклады. Башкарылган эшләр хакында сөйләделәр. Тәрбия эшенең җимешләре кайсыдыр укучыда бик иртә өлгерә, кемдәдер ул еллар узгач кына күренә башлый. Ничек кенә булмасын тәрбия эше барлык укытучылар коллективы белән бергә башкарыла. Бу эштә ата-аналар да читтә калырга тиеш түгеллеге  сызык өстенә алынды.

Иң соңгы булып конкурсантлар осталык дәресләрен тәкъдим  иттеләр. Бар катнашучының да дәресе мавыктыргыч һәм файдалы булды.  Филия Хаҗимуллина җитәкчелегендә махсус хәрби операциядә катнашучы якташларга талисманнар ясадылар, Надежда  Аркадьевна белән сәламәтлек агачын “үстерделәр”, Оксана Владимировна  бәхет кошын ясау серләре белән уртаклашты. Осталык дәресләре җылы аралашу атмосферасында үтте.

 Мондый бәйге тәү тапкыр үткәреде. Аның уңай һәм җитешеп бетмәгән яклары турында да сүз кузгатылды.  Әмма конкурс фикер алышу, тәҗрибә туплау белән кыйммәт. Бу хакта жюри рәисе Айдар Хисмәтов белдерде.

Бәйге булгач, аның җиңүчесе дә булырга тиеш.

Тучыбай мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Радим Гыйләҗев “Киңәшче – һөнәренә тугрылык” номинациясендә җиңү яулады.  

Иске Балтач 2нче урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Оксана Ковалёва “Киңәшче – балалар күңелен рухландыручы” номинациясе буенча билгеләнде.

Югары Карыш урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Филия Хаҗимуллина өченче урынга чыкты.

Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Инга Айметова икенче урынга лаек дип табылды.

 Түбән Иванай урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе  Надежда Беляева конкурсның җиңүчесе. Ул район данын республика дәрәҗәсендә  үткәреләчәк бәйгедә яклаячак.

Уңышлар ана телибез.  

Балтачта иң яхшы тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе кем?
Балтачта иң яхшы тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе кем?
Балтачта иң яхшы тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе кем?
Балтачта иң яхшы тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе кем?
Балтачта иң яхшы тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе кем?
Автор:Рифина Нигамаева
Читайте нас: