Вакытлы матбугат басмаларын күп алдыра һәм укый Наил Гафурян улы. Бакчачылык серләрен бар нечкәлегенә төшенеп өйрәнгән, кеше үстерә алмаган яшелчә, җимешләрне утыртып уңыш алган уңган да, булган да кеше ул.
—Арада иң яраткан басмам “Балтач таңнары” гәзите. Чөнки аннан укып район яңалыкларын белеп барам. Атна буе аның яңа саны килгәнен түземсезлек белән көтеп алам, — ди абунәче.
Алдагы ел өчен гәзиткә еллык подписка рәсмиләштергән ул. Шушы көннәрдә “Атна саен бүләк” уенында бүләк иясе дә булды.