Барлык яңалыклар
Новости
20 ноябрь , 13:11

Аниматор чакыр инде

Аниматор балаларның котын алган. Бер төркем кызлар өчен туган көн бәйрәме чын мәхшәргә әйләнгән.

Ике укучы кыз Уфада "Судная ночь" хоррор-квесты вакытында зыян күргән.  Бу хакта “Mash” телеграм каналы хәбәр итә. Аниматор берсен электрошокер белән кыйнаган, икенчесен — чәченнән тартып, башы белән стенага бәргән. Хәзер кыз дәваханәдә ята.

10-12 яшьлек алты кыз аларның берсенең туган көнен билгеләп үтәргә квестка килгән. Бәйрәм барып чыкмаган. Балалар әйтүенчә, актер коточкыч хәлләр тудырып, артык тырышкан, шокер белән куркытып, кызларны елатып бетергән. Туган көнен билгеләгән кыз бәйрәмнән өенә истерикада кайткан, әнисе полициягә гариза язган.

Русия Тикшерү комитетының төбәк буенча Тикшерү идарәсе әлеге очрак буенча тикшерү башлаган.

 

Фото: РИА НОВОСТИ

Автор:
Читайте нас: