Югары Карыш. 19 ноябрь - "Балтач таңнары". Югары Карыш авыл мәдәният йортында "Малан мәлдерәтү" йола - бәйрәменә җыелдылар.
Мәдәният йорты каршындагы "Рәйхан" вокаль коллективы тамашачылар өчен мишәр халкының борынгы йоласын сурәтләгән тамаша белән чыгыш ясады дип хәбәр итә Мишәр тарихи-мәдәни үзәге директоры Айгөл Нафикова. "Малан мәлдерәтү" гыйбарәсе, җирле диалекттан тәрҗемә ясаганда, балан тирү дигәнне аңлата.
Фольклор коллективында катнашучылар балан турындагы белемнәре, бу гаҗәеп җиләк турында кызыклы фактлар белән уртаклаштылар. Баланны өй шартларында кулану һәм дәвалау рецептлары турында да сүз барды. Мәкальләр һәм әйтемнәрне дә искә төшерде фольклорчылар. Шулай ук үзләре иҗат иткән такмакларны да чын күңелдән башкардылар.
Мәдәният йорты мәдәни чараларны оештыручысы Ирина Раҗетдинова билгеләвенчә, күп кенә гореф-гадәтләрнең безнең өчен әлегә кадәр әһәмиятен югалтмый, алар буыннан-буынга күчә бара. Милли кухня, баланнан милли ризыклар бәйрәмдә аерым урын алып торды.
- Тамашачылар бик теләп конкурсларда һәм уеннарда катнаштылар, яраткан көйләренә биеделәр, - ди Ирина Разетдинова, бәйрәмнең уңышлы барып чыгуына сөенеп.