Белорет халкын бер гаҗәеп үзенчәлекле архитектура формасы җәлеп иткән – скульптор Сергей Елкин укытучы белән укучыга һәйкәл эшләп куйган. Скульптураның биеклеге 2,5 метр тәшкил итә. Һәйкәлдә укытучы белән укучы дәрестә тора, тактага Дмитрий Менделеевның “Вся гордость учителя в учениках” дигән сүзләре язылган.
Бу арт-объект шунда ук шәһәр халкы арасында популяр урынга әверелгән. Күпләр һәйкәл янында фотога төшә һәм селфи ясый.