Барлык яңалыклар
Новости
19 ноябрь , 14:29

Әтиләре берни эшли алмаган...

4 бала белән әниләре янып үлгән...

Новосибирск өлкәсендә янгында хатын-кыз һәм аның 4 баласы янып үлгән. Әтиләре һәм 2 бала исән калган. Бу турыда «Комсомольская правда»га сылтама белән «Интертат» хәбәр итә. Фаҗига Новоселье авылында була. 6 бала һәм аларның ата-анасы яшәгән йорт 17 ноябрь иртәсендә яна. Әти кеше, 2 малай уттан чыга алган. Авыл халкы күп балалы гаилә турында яхшы сүзләр генә әйтә, алар начар хисапта тормый, эчеп йөрмиләр. «Бу гаилә бай булмады, ләкин тату яшәделәр. Әтиләре кочегар, әниләре сатучы булып эшләде», – ди авыл мәктәбе директоры. Янгын чыгу турында күршеләре сөйләгән. «Күршеләр сүзләренчә, әтиләре тәрәзәне бәреп вата, 2 улын чыгара, калганнары янына бара алмаган. Калганнарын коткару мөмкинлеге булмагандыр инде, ул тәрәзәләргә бәргәләнә. Тәрәзәләр иске, кечкенә, ләкин ул берни эшли алмаган. Якынча белешмә буенча, янгын аш бүлмәсе ягыннан чыккан», – ди авыл башлыгы. Янгында 2015 һәм 2016 елда туган кызлар, 2013 һәм 2018 елда туган малайлар, әниләре үлә. Авыл идарәсендә хәбәр иткәнчә, янгын турында хәбәр итә торган җайланмалар була, янгын вакытында алар эшли. «3 сентябрьдә без аларга янгын турында хәбәр итә торган 2 яңа җайланма бирдек, тикшердек. Менә шул җайланмалар аларны уяткан инде. Ләкин өй агач, ялкын тиз тарала. Күршеләре дә булышырга тырышкан», – ди авыл идарәсе башлыгы. Хәзер әти кеше авыр хәлдә, хастаханәдә ята. «Табиблар исән калган 13 һәм 14 яшьлек малайларны карады, аларны хастаханәгә салу таләп ителми. Алар төтен иснәгән, йөткергән. Хәзер балалар әбиләрендә, авыл халкы ярдәм җыя», – ди мәктәп директоры. Янгын сәбәбен тикшерүчеләр ачыклый. Берничә версия карала: ватык мич, ватык электр үткәргеч, электр җиһазлары, диелә хәбәрдә.  

ВТ

*Кыш айларына аяк басарга торганда ут белән сак эш итегез! Төзек булмаган җылыткыч, электр җиһазларын кулланмагыз! Янгын беркемне дә, бернәрсәне дә аямый.

 

Автор:
Читайте нас: