Барлык яңалыклар
Новости
19 ноябрь , 18:35

Танышын урындык һәм утын тумары белән тукмаган

Хатынның үле гәүдәсен икенче көнне күршесе тапкан.

Танышын урындык һәм утын тумары белән тукмаган
Танышын урындык һәм утын тумары белән тукмаган

Нуриман районында яшәүче хатын-кызны үз йортында урындык һәм утын белән кыйнаганнар. Шикләнүчене сак астына алганнар, дип хәбәр итәләр Русия Тикшерү комитетының БР буенча Тикшерү идарәсе һәм БР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Билгеле булганча, 10 ноябрьдә хокук саклау органнарына Сатлык авылындагы бер өйдә күпсанлы тән җәрәхәтләре белән 62 яшьлек хатын-кызның үле гәүдәсе табылуы турында мәгълүмат килгән. Тикшерүчеләр “үтерү” мәддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.

Хокук саклаучылар хатын-кызның аралашу даирәсен тикшергәннәр һәм соңгы вакытта аны шул ук авылның 65 яшьлек кешесе белән бер компаниядә күрүләрен ачыклаганнар. Ир-ат башта үтерүгә катнашын кире кага, ләкин аның өендә кан эзләре белән кием табылгач, кылган эшен таный.

Беренчел мәгълүматлар буенча, алар еш кына бергә “мәҗлесләр” оештырган булганнар. Бу көнне шикләнелүченең хатыны дәваханәдә, ә үлгән хатынның ире күрше авылда эштә булган.

Җинаятьче авылдаш хатын янына кунакка килгән, спиртлы эчемлекләр эчкәннәр. Табын вакытында хатын кунак ягына мәсхәрәле сүзләр әйтә. Бу, үз чиратында, иргә бер дә ошамый. Яхшы гына “салып” алган 65 яшьлек ир хатынның башына берничә тапкыр урындык белән, ары таба битенә утын белән дә суккан. Нәрсә эшләгәнен аңлагач, өйдән чыгып кача.

Хатынның гәүдәсен күршесе тапкан һәм полициягә мөрәҗәгать иткән.

Автор:
Читайте нас: