Башкортстанның Салават шәһәрендә эшче һәлак булган. Бу хакта республиканың Дәүләт хезмәт инспекциясе матбугат хезмәтендә сөйләгәннәр.
Фаҗига узган пәнҗешәмбе, 14 ноябрьдә, «РемЭнергоМонтаж» җәмгыяте җитештерү мәйданчыгы территориясендә теркәлгән. «Климат Сервис» җәмгыятенең вентиляция һәм кондиционерлау системаларының 43 яшьлек монтажчысы баскычтан якынча метр ярым биеклектән егылып төшкән. Ир-ат башына авыр җәрәхәт алган, аны шәһәр хастаханәсенә салганнар. Ике көннән соң ул вафат була. Һәлакәт факты буенча Дәүләт хезмәт инспекциясе тикшерү башлаган, аның барышында ведомство хезмәткәрләре гадәттән тыш хәлнең сәбәпләрен һәм шартларын билгеләргә ниятли.