Иске Балтач авылында яшәүче Ләйсән һәм Рөстәм Галләмшиннар гаиләсендә бүген зур шатлык. Уллары Алмаз хәрби хезмәтен тутырып, якыннары янына кайтты.
Райондашыбыз Алмазның хезмәт юлы Хабаровск, Брянск, Уссурийск тарафларында узды. Шул мәлләрдә әти-әнисенең борчылуын алар үзләре генә беләдер. Иң мөһиме борчылулар, йокысыз төннәр артта калды.
Бүген Алмаз Рөстәм улын зурлап каршы алдылар. Райондашыбызның исән-имин туган якларына кайтуына без дә шат. Алмаз яхшы хезмәт иткән өчен аның әнисе Ләйсән Гимнас кызына, әтисе Рөстәм Финат улына атап Рәхмәт хаты да юллаганнар. Алда бары тик уңышлар көтсен Алмазны.
Борчылып улларын озатып калсалар, бүген шатланып газизләрен каршылады Галләмшиннар. Ата-ана өчен моннан да зуррак бәхет юктыр.
Зур сөенеч бүген авылыбызда -
Солдат кайтты хәрби хезмәттән
Авыз итә дуслар, күрше - күлән
Мул табында зур сый хөрмәттән.
Бәхетле бул, Алмаз, һәрчак сиңа
Юлдаш булсын шатлык, куаныч!
Бул син газиз әткәң һәм әнкәңә
Олы терәк, олы юаныч.