Барлык яңалыклар
Новости
19 ноябрь , 09:32

Мигрант пычак белән һөҗүм иткән...

Сибайдагы бу кылык өчен җинаять эше кузгатыла һәм суд гаеплене алты ел ярымга иреген чикләү турында хөкем карары чыгара.

Мигрант пычак белән һөҗүм иткән...
Мигрант пычак белән һөҗүм иткән...

Сибайда Үзбәкстан гражданины йөргән кызы белән  бер ир-атны күргәннән соң аңа пычак белән ташлана.

Башкортстанда көнчел мигрант кызының танышын чак кына үтерми калган. Бу хакта республиканың Тикшерү комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә. Аңа караганда,  исерек Үзбәкстан гражданины үзенең якын мөнәсәбәтләрдә булган кызны бүлмәсендә башка ир-ат белән туры китерә һәм аны үтерергә карар кыла. Җинаятьче кухняда пычак алып, аның аркасына ике тапкыр кадый. Шуннан соң “кунак” каршылык  күрсәтә һәм пычакны тартып ала. Чит ил кешесе тәртип сакчыларыннан качып тормый, ул аларны көтеп ала һәм бар кылыгын да таный. Аңа “үтерү өчен һөҗүм итү” мәддәсе буенча җинаять эше кузгатыла һәм суд аны алты ел ярым иреген чикләүгә хөкем итә.

Автор:
Читайте нас: