Октябрьдә «Салют» республика тернәкләндерү комплексы үз ишекләрен ачты. Биредә тернәкләндерүдән тыш, балаларны җайлаштырылган белем бирү программалары буенча укыталар, медицина хезмәтләре күрсәтәләр. "Салют" ел саен мөмкинлекләре чикле 7 мең балага хезмәт күрсәтәчәк.
Юрий Мельников Башкортстанда инвалидларны эш белән тәэмин итүгә зур игътибар бирелүен өстәде. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләрне эшкә урнаштыру өчен эш бирүчеләрне стимуллаштыру, республикада файдалы көндезге эш белән тәэмин итү үзәкләре булдыру турында сүз бара. Аерым алганда, эш урыннарын квоталау нәтиҗәсендә 6,2 мең кеше эш белән тәэмин ителгән.