Барлык яңалыклар
Новости
19 ноябрь , 16:35

“Балтач таңнары” гәзите — алыштыргысыз рухи азык

Иске Балтач авылыннан матбугатның тугры дусты Рәзифя Харисова кечкенә чагыннан район басмасын алдыра, укый.  

“Балтач таңнары” гәзите — алыштыргысыз рухи азык
“Балтач таңнары” гәзите — алыштыргысыз рухи азык

—Мин яраткан гәзитем битләрендә күңелемә хуш килгән язмаларны көтеп алам, укып барам. Безнең буын интернет челтәрендә казынып үсмәде. Басма китаплар, гәзит-журналлар укып үстек. Шуңа күрә дә гәзитнең басма вариантын һәр ел саен алдырам. Кызык өчен генә дип квитанция күчермәсен редакциягә юллаган идем. Уенда миңа бәхет елмаеп бүләк отып куйганмын! Рәхмәт!— ди Рәфизя Шәмсуар кызы.

Район Хакимиятендә озак еллар техник хезмәткәр булып эшләгән ханым заман белән бергә атлый. Кулыңа яңа гына табадан төшкән гәзитне алып укыганда кичергән рәхәт тойгы үзе бер куаныч бит ул, ди абунәче. Ул дусларын да матбугат басмалары белән дус булырга өнди.

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: