Барлык яңалыклар
Новости
19 ноябрь , 10:44

Балтач базарындагы бәяләрне беләсезме?

Бүген эзләсәң “күгәрчен сөте”н дә табарга була.

Балтач базарындагы бәяләрне беләсезме?
Балтач базарындагы бәяләрне беләсезме?

Балтач базарында кош-кортның эчке өлешләре (чистартылганһәм юылган, упаковкага салынган ашказаны, бавыры, йөрәге,аяклары) кулланучыга 195 сумнан тәкъдим ителә. Каз түшкәсенең килограммына 595 — 700 сум сорыйлар. Сарык итенең килограммын 500 сумнан алырга була. 12 -13 йомыркага киселгән токмачның килограммына 600 сум сорыйлар.  Кулдан бәйләнгән башмаклар да саталар (аларны 300 — 150 сумга сатып алырга мөмкин).

Яңа сауган сыер сөте, каймак, эремчек тә сата уңган хуҗабикәләр.

Сөт-литрына 85 сум, каймак 0.5 гр. — 300сум, эремчекнең килограммы 250 сумнан.

Сыйфатлы азык-төлек кирәк булса, рәхим итеп сатып ал да, куллан! Үкенмәссең!

Фотолар мессенджерлардагы чатлардан

Балтач базарындагы бәяләрне беләсезме?
Балтач базарындагы бәяләрне беләсезме?
Автор:
Читайте нас: