Барлык яңалыклар
Новости
19 ноябрь , 07:05

Авырганда шушы доганы укыгыз

Шифасын табарсыз. ⠀

Авырганда шушы доганы укыгыз
Авырганда шушы доганы укыгыз

Гайшә радыяллаһу ганһә Расүлебезнең үз гаилә әһелләренең хәлләрен белергә килгәч, кулын аларның тәненә тидереп, мондый дога укыганын риваять иткән:

اللَّهُمَّ رَبَّ النَّاسِ ، أذْهِب البَأسَ ، اشْفِ أنْتَ الشَّافِي لَا شِفَاءَ إِلَّا شِفاؤكَ ، شِفَاءً لَا يُغَادِرُ سَقماً

«Аллаһуммә Раббин-нәәси, әз̣һәбил-бәэси, ишфи әнтәш-шәәфии ләә шифә-ә илләә шифәәү-үкә, шифә-ән ләә йүгаадирү сәкамән».

«Кешеләрнең Раббысы Аллаһым! Бу авыртуны бетер. Син – шифа Бирүче. Синең шифаңнан башка шифа юк. Бу авырту юкка чыгарлык итеп, дәвала»
(Имам Әл-Бохари, Әл-Мөслим хәдисләр җыентыгыннан).

Аллаһым, барыбызга дә саулык-сәламәтлек биреп, авыручыларыбызга киң рәхмәте белән шифаларын насыйп итсә иде. Әәмиин!

АЛЛАҺЫМ! БИРГӘНЕҢӘ МЕҢ ШӨКЕРдән

Автор:
Читайте нас: