Барлык яңалыклар
Новости
18 ноябрь , 16:03

Янгыннан коткарган булганнар да бит...

Башкортстан хастаханәсендә соңгы сулышын алган...

Янгыннан коткарган булганнар да бит...
Янгыннан коткарган булганнар да бит...

Башкортстан хастаханәсендә янгыннан коткарылган ир-ат вафат булган. Бәләбәйдә Интернациональ урамындагы күп фатирлы йортта зур янгын чыккан. Бу хакта Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Ведомство мәгълүматы буенча, ут өченче каттагы фатирда кабынып киткән. Янган бинадан 48 кеше эвакуацияләнгән, шул исәптән тугыз бала, тагын бер кеше коткарылган. Урынга килгән янгын сүндерүчеләр шулай ук янган фатирдан җитди пешүләр алган 57 яшьлек ир-атны тартып чыгарганнар. Аны ашыгыч рәвештә хастаханәгә китергәннәр, ләкин ул хастаханә ятагында үлгән.

 Булган хәлнең фаразланган версиясе — тәмәке тартканда саксызлык. Тикшерүне Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сорау алучысы үткәрә.

Ут белән сак эш итегез! Үзегезне, якыннарыгызны, мөлкәтегезне саклагыз!

Автор:
Читайте нас: