15 ноябрь көнне Сафыя Ахунҗан кызына 95 яшь тулды. Аның хезмәт юлы сугыштан соңгы елларда башлана. Ул балалар бүлегендә санитарка булып эшләп, хаклы ялга туктаган . Өч дистә ел ул авыру балалар мөнфәгате өчен тырышкан.
Юбилее уңаеннан аны үзәк район больницасының баш табибы Салават Гыйльметдинов котлады. Салават Фоат улы аңа сәламәтлек, җан тынычлыгы теләде.
Сафыя Хәмәтова әле дә көр күңелле, хөрмәт белән искә алганнары өчен чиксез рәхмәтле.
Өлкән яшьтәге кешегә бер җылы сүз җитә, диләр. Кирәкле булу хисен тою һәр кешене бәхетле итә бит.