„Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексында тренер Евгений Гильмухаметов кулы астында бихисап егет һәм кызлар зур теләк белән Таиланд боксы серләренә төшенә. Кыска гына вакыт эчендә аның тәрбияләнү челәре югары кү рсәткечләргә ирешәләр.
16 ноябрь көнне Евгений Вениаминовичның 11 укучысы Таиланд боксы буенча Уфа шәһәрендә үткән Чемпионатта катнашты. Шушы чемпионатта республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан 350 кеше көч сынашырга килгән иде.
Балтачлылар бу юлы да сынатмады.
Глеб Шайхутдинов, Нурлан Фәтхуллин, Илназ Сәитгалиевлар үз авырлык категорияләрендә беренче урыннарны яуладылар.
Сабрина Глимҗанова, Данир Хәсәновлар икенче урынга лаек булдылар.
Денис Глимҗанов, Даниил Шакиров, Даян Исламов, Даниил Акберовлар өченче урыннарга чыктылар.
Котлыйбыз, гел шулай алдынгы булуларын телибез.