Барлык яңалыклар
Новости
17 ноябрь , 16:35

Венера Баландина җитәкләгән "Верена" бию төркеме - алдынгы

Бүген, 17 ноябрь  көнне,  Иске Балтач авылының “Верена” 50+ бию коллективы “Урал талантлары” халыкара фестиваль- конкурсында чыгыш ясап I  дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.

Венера Баландина җитәкләгән "Верена" бию төркеме - алдынгы
Венера Баландина җитәкләгән "Верена" бию төркеме - алдынгы

   "Верена" бию коллективы район мәдәният сарае каршында күптән түгел оешты. Аның җитәкчесе Венера Валиахметовна озак еллар балаларны бию серләренә өйрәткән хореограф буларак күпләргә таныш. Агымдагы елның июнь аенда ул өлкәннәр белән эшли башлады. Аның инициативасы белән “Верена” төркеме оешты.  Коллективны төрле тармакларда эшләгән, шактый тормыш тәҗрибәсе туплаган ханымнар тәшкил итә.

  Араларында сәүдә өлкәсендә эшләгәннәр, укытучылар, тәрбиячеләр, хәтта хокук саклау органнарында эшләп хаклы ялга туктаган гүзәл зат вәкилләре бар. Аларга берничек тә үзләренең яшен бирмәссең, алар позитив уйдалар, дәртлеләр, чагулар. Аларның барысын да биюгә булган сөю берләштерә.

Җәмилә Гарифуллина, Гүзәл Мортазина, Фәния Харисова, Анфиса Сәитгалиева, Гөлнара Солтанова, Флүзә Мөхлисова, Рәзидә Әхмәтова, Зөһрә Әгаләмовалар зур теләк белән чыгыш ясыйлар. Җитәкчеләре Венера Баландина да алар белән бергә чыгыш ясый. Укытучылар, Өлкәннәр көненә багышланган чараларда чыгыш ясаганнар.  Төрле биюләрне бердәй яратып башкара алар.

 Мондый дәрәҗәле конкурста аларның тәүге җиңүләре.

Котлыйбыз.

Дәрт, дәрман, сәламәтлек ташламасын сезне.  

Венера Баландина җитәкләгән "Верена" бию төркеме - алдынгы
Венера Баландина җитәкләгән "Верена" бию төркеме - алдынгы
Венера Баландина җитәкләгән "Верена" бию төркеме - алдынгы
Автор:Рифина Нигамаева
Читайте нас: