Бүген Белорет районында коточкыч юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән. Бер кеше вакыйга урынында ук үлгән.
Билгеле булуынча, Стәрлетамак-Белорет-Магнитогорск автомобиль юлының 194нче чакрымында “Toyota RAV4” һәм “Hyundai Elantra” машиналары бәрелешкән.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә “Hyundai Elantra” водителе ашыгыч ярдәм килгәнче үк үлгән. Аның белән машинада 13 яшьлек улы да булган. Ул дәваханәгә озатылган.
“Toyota RAV4” автомобилендә водитель һәм аның хатыны, 8, 10 яшьлек балалары һәм шулай ук яшь ярымлык сабый да булган. Зыян күрүчеләрне автомобильләрдән чыгарганнар, урында беренче ярдәм күрсәтеп, дәваханәгә озатканнар.
Юл-транспорт фаҗигасенең шартлары ачыклана. Урында ЮХХДИ хезмәткәрләре эшли.