Барлык яңалыклар
Новости
17 ноябрь , 22:14

Хуш, "невиноватая я"...

Актрисаның соңгы теләге нинди булган? РСФСРның атказанган артисты Светлана Светличнаяның 84 яшендә вафат булуы турында язган идек. Варислары ни сөйли?

Хуш, "невиноватая я"...
Хуш, "невиноватая я"...

Светлана Афанасьевнаның үлем сәбәбе, беренчел мәгълүматлар буенча, кискен йөрәк өянәге булган.

Светличнаяның яраткан оныгы Мария Ивашова "МК"га мондый хәл булырына туганнарының әзер булуын белдергән. "Ул озак авырды, - дигән Мария. - Без аның соңгы көннәре якынлашканың аңлый идек. Гәрчә аның гомерен озайтырга тырышсак та".

Актрисаның оныгы сүзләренчә, дөньядан китәр алдыннан Светличная алардан бер нәрсә турында үтенгән.

- Ул үзен җирләвебезне, кремацияләмәвебезне теләде, - ди Мария. - Без аның теләген, һичшиксез, үтәрбез. Шуннан башка ул бернәрсә дә сорамады.

Хуш, "невиноватая я"...

Фото: mk.ru/photo/gallery/

Автор:
Читайте нас: