Барлык яңалыклар
Новости
17 ноябрь , 17:45

„Дари цветы” студиясе кадерле кешеләребезне сөендерә

Кадерле кешеләрегезне сөендерәсегез киләме? Тизрәк  „Дари цветы” студиясенә килегез!

„Дари цветы” студиясе кадерле кешеләребезне сөендерә
„Дари цветы” студиясе кадерле кешеләребезне сөендерә

Иске Балтач авылында „Дари цветы” студиясе агымдагы елның июнь аенда ачылган иде. Кыска гына вакыт эчендә алар тәкъдим иткән гөлләмәләр, туган көннәргә багышланган открыткалар, шарлар күпме кешегә шатлык, сөенечле мизгелләр бүләк иткәндер.


Бер сүз җитә кеше күңелен эретергә, диләр. Хатын-кызларның, кадерле әниләребезнең, зур әниләребезнең, апа һәм сеңелләребезнең күңелен күтәрергә чәчәк гөлләмәләре ярдәм итә ала. „Дари цветы” студиясендә күңелегезгә хуш килгән чәчәк гөлләмәләре сатып ала аласыз.


Чәчәкләрнең һәм өй гөлләренең нинди генә төре юк биредә. Чәчәкләр патшабикәсе розаны гына алыйк. Розаның пион сыманы, куак сыманы сатуга чыгарылган. Ә инде аның төсләренә килгәндә янып торган кызылдан алсу төскә кадәргесе тәкъдим итәләр. Гортензия, хризантема, гипсофилы, лилияләр бар. Кирәк икән хуш исле чәчәкләр— күңелең теләгәнен сайла. Көзге кара көннәрдә, салкын кышларда чәчәкләрнең тылсымы, көче тагын да арта гына.
Чәчәкләр турыдан Голландиядән китерелә. Студия хуҗалары аларның сыйфатына аеруча игътибар итә. Чәчәкләрне суыткычта 4 градустан 9 градуска җылылыкта тоталар. Студиянең хуҗалары ― Аскын районы кешеләре. Безнең районда студия ачуга кадәр үзләрендә чәчәкләр сату белән шөгыльләнгәннәр. Ул өлкәдә алар шактый тәҗрибә туплаган кешеләр. Гаилә башлыгы Динар Марат улы бизнесны оештырса, чәчәкләр белән бәйле сораулар өчен Диана Феликс кызы җаваплы. Чәчәкләр турында аның мәгълүматы, белеме күбрәк. Ә иң мөһиме ул үзе чәчәкләргә гашыйк кеше. Һөнәре буенча Диана Феликс кызы эколог-юрист. Башкорт дәүләт университетын тәмамлаганнан соң, офиста утырып эшләү аныкы түгеллеге икәненә төшенә . Егерме ике яшендә бакча эшләрендә „кайнау”, чәчәкләр үстерү аның күңеленә иң якын шөгыль булганлыгын аңлый. Яраткан эшкә үзеңне багышлап керем алу өчен тырышлык сала. Билгеле флористларда укый, гөлләмәмләр ясау серләренә, аларны ничек итеп озаграк саклау үзенчәлеклеренә төшенә. Уфа шәһәрендә Юлия Мансуровада, Русиянең чемпион- флористы Слава Роскада курслар үтә. Чәчәкләр илендә һәр төс бер мәгънәгә ия дип ассызыклый студия хуҗабикәсе. Кайсы чәчәк икенчесе белән туры килгәнлеген дә белергә кирәк, дип билгели ул.


Диана Шакирова хәзер үзе флористика буенча курслар үткәрә, аның бихисап укучылары төрле тарафларда чәчәкләр сату, букетлар ясау белән шөгыльләнә. Декабрь аенда Диана Шакирова Иске Балтачта ата-аналар һәм балалар өчен Яңа ел композициясе эшләү буенча осталык дәресен оештырачак. Нобелистан ( Даниядән китерелгән коелмый торган чыршы) истәлекле бүләкләр ясарга өйрәтәчәк.
— Без кешеләргә күтәренке кәеф, бәйрәм бүләк итәбез. Элегрәк хатын-кызларга елына ике тапкыр— 8 Март һәм туган көннәренә чәчәк гөлләмәләре бүләк итәләр иде. Хәзер көчле зат вәкилләре кадерле кешеләренә игътибарны кызганмый. Бу аңлашыла да, чөнки мондый игътибар аларның үзләренә җылы мөнәсәбәт булып кире кайта, — ди Диана Шакирова.


Безнең күбебездә чәчәк гөлләмәләрен тукландырабыз, алар озаграк саклансын дип суга шикәр салу гадәте бар. Болай итү дөрес түгел, бу киресенчә бактерияләр үрчүгә уңай мохит тудыра икән. Бу җәһәттән бер тамчы савыт –саба юу чарасы кулайрак. Вазаны көн саен юарга кирәк. „Дари цветы” студиясе гөлләр озаграк саклансын өчен махсус матдәләрне бушлай букетларга өстәп бирә.
„Дари цветы” студиясендә чәчәк гөлләмәләре, өй гөлләре белән беррәттән, открыткалар, шарлар, уенчыклар, пиротехника, сабыннан эшләнгән букетлар сатып алырга мөмкин. Китереп бирү шарты бар. Флорист-сатучылар Рәмилә Калиева, Йолдыз Нурисламовалар сезгә әзер гөлләмәләр тәкъдим итә, кирәк икән сез теләгән гөллмәләрне ясап бирә ала. Гөлләмәләр махсус коробкаларда, кәрзиннәрдә сатыла.

Чәчәкләрнең гомере кыска булса да, шул шатлыклы мизгелләр күңелдә матур вакыйга буларак урын ала. Сөенечле минутлар ары таба яшәргә көч, илһам, дәрт биргәнлеген онытмагыз.

Кадерлеләргезне шатландырасыгыз киләме? Тизрәк „Дари цветы” студиясенә килегез.

Рифина НИГАМӘЕВА.
Газим ТАЛИПОВ фотосы.

Автор:Рифина Нигамаева
Читайте нас: