Дүртөйле районында Пермь краеннан 64 яшьлек балыкчы боз астына китеп үлгән. Фаҗига бүген иртән ярдан 200 метр ераклыкта Грязное күлендә була.
Булган хәл турында коткаручыларга һәлак булучының абыйсы хәбәр иткән. Ул балыкка абыйсы белән Пермь краеннан килүләре турында сөйләгән. Кисәтүләргә карамастан, һәлак булган ир боз өстеннән камышлар арасына бара, андый урында боз һәрвакыт юкарак була. Абыйсы ярдәм итеп өлгерми, чөнки ул күпмедер ераклыкта булган.
Хәзерге вакытта Гадәттән тыш хәл буенча БР Дәүләт комитеты коткаручылары һәлак булучының гәүдәсен судан чыгарганнар. Һәлакәт вакытында күлдә бозның калынлыгы 5 сантиметрдан да артмаган булган.