Барлык яңалыклар
Новости
16 ноябрь , 17:17

Декабрьдә аномаль һава торышы булачак, диләр

Төбәк синоптиклары декабрь аена үз фаразларын җиткерде. 

Декабрьдә аномаль һава торышы булачак, диләр
Декабрьдә аномаль һава торышы булачак, диләр

Төбәк синоптиклары кышның беренче аенда һава торышының үзенчәлекле булуын хәюәр итә.

Кышның беренче аенда төбәккә бераз салкыннар киләчәк. Көндез термометр баганасы -10 градуска якынлашачак. Гисметео белгечләре мәгълүматларына караганда, һава температурасының мондый түбәнәюе декабрьнең икенче яртысында көтелә.

Русия метеохезмәте мәгълүматлары буенча, киләсе ай башында, кыш башлануга карамастан, көндез -3, -4 градус кына көтелә. Төнлә бераз салкынрак булачак. Икенче ункөнлектә кар ява башлаячак. 2, 3 һәм 5 декабрьдә кар явуы көтелә. 6 декабрьдән болытлы һава торышы урынына кояшлы көннәр киләчәк.

Ай уртасында төнлә дә, көндез дә һава температурасы -7 градус тәшкил итәчәк.

Декабрьнең икенче яртысында термометр баганасы -10 градустан түбән төшәчәк. Аерым көннәрдә -20 градуска кадәр суыту көтелә. Юлларда кар ятуы һәм бозлавык булачак, кискен җылытуы да ихтимал.

 

Автор:
Читайте нас: