Район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев инициативасы белән быел беренче тапкыр “Иң күп ашлык җыючы комбайнчы” конкурсы оештырылган. Шушы конкурса нәтиҗә ясалып, чараның иң әһәмиятле һәм югары бүләге Лада Гранта автомобиле “Салават” хуҗалыгы комбайнчысы Зөлфәт Әхмәтгалиев өлешенә төшкән.
Хезмәтеңне шулай югары бәһаласалар эшләве дә күңелледер.
Фото: Гөлназ Хуҗина.