Уфада 4 яшьлек баланың үпкәсендә арахис чикләвеге табылган. Бу хакта “УфаНовостиру” сайты хәбәр итә.
Чыганактан билгеле булуынча, бала арахис ашаганнан соң, көчле ютәл башлана. Бу ютәл озак кына вакыт дәвам итә.
Нәрсә эшләргә белмәгән әти-әнисе малайны табиб-аллергологка күрсәтәләр, ул ул аллергиядән дәвалау язган. Тик билгеләнгән дәвалау бернинди дә нәтиҗә бирми.
Ары таба шәхси пульмонологка баралар. Табиб баланың үпкәләрен тыңлый һәм чит тавышлар ишетеп, аны балалар дәваханәсенә алып барырга киңәш итә.
Дәваханәдәге табиблар эндоскоп ярдәмендә баланың үпкәсеннән тулы бер чикләвек алалар.
Белгечләр билгеләвенчә, мондый хәл күбесенчә биш яшькә кадәрге балаларда була. Балаларның сулыш юлларына органик һәм неорганик кисәкчекләр: азык кисәкләре, уенчык детальләре, төшкән сөт тешләре, тәңкәләр һәм башка вак әйберләр эләгергә мөмкин.