Уфада батарея арасына башы белән кысылып калган 84 яшьлек хатын тәүлек буена аңсыз хәлдә идәндә яткан. Бу вакытта уллары өйдә булса да, алар ярдәм итмәгәннәр. Ярдәм кирәк булган өлкән яшьтәге хатын-кызны пенсия таратучы почтальонка күрә һәм ашыгыч хезмәтләргә шалтырата.
Күрсәтелгән адрес буенча коткаручылар һәм хезмәт күрсәтүче оешма хезмәткәрләре батареяләрдәге температураны оператив төшерү өчен килгәннәр. Әмма фатирга алар тиз генә керә алмыйлар. Бары тик күпмедер вакыттан соң гына аларга ике ир – хатынның уллары ишекне ача. Алар исерек хәлдә булалар.
Коткаручылар фатига керә һәм радиатор янында идәндә аңсыз хәлдә яткан хатынны табалар. Ашыгыч ярдәм чакыртып, дәваханәгә озаталар.