Барлык яңалыклар
Новости
15 ноябрь , 09:52

Шундый әрнүле үлем бирмә, Я, Аллам!..

Башкортстанга күрше төбәктә әзмәвер кебек ир-ат һәлак булган...

Шундый әрнүле үлем бирмә, Я, Аллам!..
Шундый әрнүле үлем бирмә, Я, Аллам!..

Татарстанда бер ир-ат, кайнар су торбасы шартлау сәбәпле, пешеп үлгән.

 Казанда теркәлгән бу аянычлы хәл. Бер ир-ат, фатирында кайнар су торбасы шартлау сәбәпле, пешеп үлгән. Җинаять эше кузгатылган. Аны тикшерү нәтиҗәләре турында Александр Бастрыкинга җиткерәчәкләр. Бу хакта “Татар-информ” Россия Тикшерү комитетының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза, дип хәбәр итә ВТ. Тикшерү комитеты башлыгына һәлак булган ир-атның кызы мөрәҗәгать иткән. Ул әтисенең үлеме сәбәпләрен билгеләүнең барышына ризасызлыгын белдергән. Аның әйтүенчә, октябрь аенда әтисенең фатирында (Березовая урамындагы йортта урнашкан) кайнар су торбасы шартлаган. Ир-ат кайнар суда пешеп һәлак булган. Хатын-кыз раславынча, идарәче компания хезмәткәрләренең битарафлылыгы фаҗигага китергән. Тикшерү комитеты башлыгының поручениесен үтәү ведомствоның үзәк аппараты контроленә алынган.

Автор:
Читайте нас: