2025 елда пенсиягә чыгу өчен индивидуаль пенсия коэффициентларының минималь суммасы 30 берәмлек тәшкил итәчәк, 2024 ел белән чагыштырганда 1,8 берәмлеккә арткан, дип сөйләгән РИА Новостига сенатор Ольга Епифанова. «2025 елдан пенсиягә чыгу өчен индивидуаль пенсия коэффициентларының минималь суммасы кимендә 30 булырга тиеш. Агымдагы елда пенсиягә чыгу өчен 28,2 ИПК җыярга кирәк», — дигән Епифанова. Ул искәрткәнчә, бер елда җыеп була торган ИПКның максималь саны 10 берәмлек тәшкил итә. Епифанова шулай ук билгеләп үткәнчә, ИПК һәр ел эш яки башка эшчәнлек (мәсәлән, балалар карау) өчен эш бирүчеләр социаль фондка кертемнәр түли торган һәр гражданның шәхси счетына исәпләнә. "Эш бирүче взносларны никадәр күбрәк түләсә, ИПК суммасы һәм булачак пенсия дә шулкадәр югарырак. Әлбәттә, әйтелгәннәр барысы да рәсми эшкә урнашуга һәм "ак" хезмәт хакына карый", - дип аңлаткан парламентарий. Росстат мәгълүматлары буенча, Россиядә уртача номиналь хезмәт хакы 2024 елның җәй уртасында 85 017 сум тәшкил иткән (НДФЛны тотып калганчы). Мондый айлык хезмәт хакы, мәсәлән, елына 4,584 ИПК җыярга мөмкинлек бирә. 2025 елдан бер ИПК күләме 142,76 сум тәшкил итәчәк.
РИА Новости