Бөре районында күп балалы гаилә бер мизгелдә йортсыз калган.
Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итүенчә, Кузы авылында йорт янган. Янгын чыккан вакытта, бәхеткә, өйдә берсе дә булмаган: дүрт бала да мәктәптә булган. Әниләре йортта булган. Ул янгын хәбәрче тавышын ишетә һәм янгын сүндерүчеләрне чакырта.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре иреклеләр белән берлектә 80 квадрат метр мәйдандагы янгынны сүндерәләр.
Вакыйганың сәбәпләрен һәм шартларын Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тикшерүчесе ачыклый. Беренчел версия буенча, янгын төзек булмаган электр җиһазлары аркасында килеп чыккан булырга мөмкин.