Барлык яңалыклар
Новости
15 ноябрь , 12:13

Иске Балтач укучылары врач һөнәре белән кызыксына

 Бүген, 15 ноябрь көнне, Иске Балтач  беренче санлы урта мәктәбенең 9б сыйныфы укучылары Балтач район үзәк хастаханәсенә экскурсиядә булдылар

Иске Балтач укучылары врач һөнәре белән кызыксына
Иске Балтач укучылары врач һөнәре белән кызыксына

Иске Балтач. 15 ноябрь - "Балтач таннары".  Бүген, 15 ноябрь көнне, Иске Балтач  беренче санлы урта мәктәбенең 9б сыйныфы укучылары Балтач район үзәк хастаханәсенә экскурсиядә булдылар.

 Иске Балтач 1 нче санлы  урта мәктәбендә һөнәри юнәлеш бирү эшенә зур игътибар бирелә. Балалар класс сәгатьләрендә, “Мөһим мәсьәлә турында сөйләшү” дәресләрендә һөнәрләр, белгечлекләр турында сөйләү белән генә чикләнмиләр, төрле һөнәр ияләре белән очрашулар, оешма, предприятиеләргә экскурсияләр дә үткәрәләр.  Мәктәпнең 9б сыйныфы укучылары Балтач район үзәк хастаханәсенә экскурсиядә булдылар. Хастаханәдә тәүлегенә 340 пациент кабул итү мөмкинлеге бар. Егерме сигез белгеч авыруларны кабул итә. Бүген төрле алымнар белән врачка язылырга мөмкин.  Укучыларга инфомат ярдәмендә белгеч кабул итүенә ничек язылып булуын күрсәттеләр.   

Баш табиб Салават Гыйльметдинов укучыларны учреждениенең эше белән бик теләп таныштырды, төрле бүлекләр һәм дәвалауның заманча алымнары турында җентекләп сөйләде. Ә экскурсия вакытында укучылар табиблар кабинетларында булдылар, анда эндоскопия, УЗИ һәм флюорография кабинетында диагностика узуын күрделәр, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәте белән таныштылар. Кайберәүләр өчен бу медицина учреждениесе белән беренче танышу булса, арада  икесенең инде операция кичергән тәҗрибәсе дә  бар иде. Салават Гыйльметдинов шулай ук районда медицина тармагын ныгытуга ярдәм итә торган «Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында хастаханәне үстерү планнары белән уртаклашты.

-Тармакта 272 белгеч хезмәт куя. Моның 45е врачлар, 161е урта медицина персоналы кадрлары. Быел гына коллективыбыз яшь дүрт белгеч белән тулыланды. Әлеге вакытта  хастаханәгә тагын да өч белгеч кирәк,- диде Салават Гыйльметдинов, врач һөнәренең өстенлекләре белән таныштырып. Моннан тыш  ике авылда фельшерлар да кирәк.

Экскурсия укучыларны  илһамландырды  һәм аларның дүртесе киләчәктә табиб булу һәм кече ватаннарының сәламәтлек саклавына үз өлешләрен кертү өчен медицина вузларында укуларын дәвам итәргә теләк белдерде.  

Иске Балтач укучылары врач һөнәре белән кызыксына
Иске Балтач укучылары врач һөнәре белән кызыксына
Иске Балтач укучылары врач һөнәре белән кызыксына
Иске Балтач укучылары врач һөнәре белән кызыксына
Иске Балтач укучылары врач һөнәре белән кызыксына
Иске Балтач укучылары врач һөнәре белән кызыксына
Иске Балтач укучылары врач һөнәре белән кызыксына
Иске Балтач укучылары врач һөнәре белән кызыксына
Иске Балтач укучылары врач һөнәре белән кызыксына
Автор:Дамир Хайртдинов
Читайте нас: