Барлык яңалыклар
Новости
15 ноябрь , 20:38

"Даталарын һәрвакыт минем концертлардан соң ала... Артымнан йөри, кыскасы"

Ильмира Нәгыймова элекке ире Руслан Кираметдиновны концертлары белән үзе артыннан ук йөрүдә гаепләп чыккан.

Ильмира Нәгыймова элекке ире Руслан Кираметдиновны концертлары белән үзе артыннан ук йөрүдә гаепләп чыккан. Бу хакта "Ватаным Татарстан" хәбәр итә. 

«Даталарын һәрвакыт минем концертлардан соң ала, дип әйтәләр. Артистның артистка карата әшәкелеге инде бу, бездә шулай дип әйтәләр. Артымнан йөри, кыскасы», – дигән  Ильмира.

Әлеге стористан соң Руслан Кираметдиновны Башкортстандагы администраторы яклап чыккан.

"Русланга концертларны 1 ел алдан алып куям. Тамашаларыңны 1 көн алдан алып барасың. Ә бу – әшәкелек түгелме? Шунысын да әйтәсем килә: бүген Русланга 210 билет сатылган чиста кассадан, Ильмирага – Пушкин картасы белән 47 билет. Уйландырырлык", – дип язып җибәргән ул Ильмира Нәгыймовага.


Автор:
Читайте нас: