Барлык яңалыклар
Новости
15 ноябрь , 07:05

Балтачта элекке коллектив хезмәттәшләрен кыен хәлдә калдырмый

Алар бер-берсенә ярдәмләшеп яши.  

Балтачта элекке коллектив хезмәттәшләрен кыен хәлдә калдырмый
Балтачта элекке коллектив хезмәттәшләрен кыен хәлдә калдырмый

Озак еллар дәвамында “КООП Универмаг” директоры, район кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе вазифасында уңышлы эшләгән Ралиф Абраров сөйли:

—Римма Иликбаева күп еллар “КООП Универмаг” системасында техник хезмәткәр булып намуслы хезмәт салды. Сиксән яшьне узган хезмәт ветераны картлык көнендә зур сынауларга дучар булды. Ике ай элек бердәнбер улын җирләде. Элекке коллектив әгъзалары сөйләштек тә, бер карарга килдек. Утызга якын кеше мөмкинлегеннән чыгып акчалата ярдәм күрсәтте. Бу эшне оештыруга коллективның элекке профсоюз оешмасы җитәкчесе Хәмдүнә Сабирҗанова зур өлеш кертте...

Бердәм, тату, дус коллектив бүген дә элекке дуслык җепләрен өзми, саклап килә. Җыелган акчаның бер өлешенә Римма апага кирәк-яраклар алып тапшырдылар.     

Сөенечен белдереп элекке хезмәттәшләренә саулыклар, озын гомер, бәхетләр теләде шатлыктан күңеле тулган Римма апа.

Булдырасыз, афәрин, кулланучылар җәмгыяте системасында кулга-кул тотынышып эшләгән ветераннар!

 

Балтачта элекке коллектив хезмәттәшләрен кыен хәлдә калдырмый
Балтачта элекке коллектив хезмәттәшләрен кыен хәлдә калдырмый
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: