Барлык яңалыклар
Новости
15 ноябрь , 08:49

Алдагы ял көннәрендә нинди һава торышы көтелә?

Синоптиклар үз фаразларын җиткерде.

Алдагы ял көннәрендә нинди һава торышы көтелә?
Алдагы ял көннәрендә нинди һава торышы көтелә?

Синоптиклар Башкортстанда алдагы ял көннәрендә нинди һава торышы көтәчәген хәбәр иттеләр.

Бүген, 15 ноябрьдә, аязучан болытлы һава торышы булачак. Кар, аерым районнарда карлы яңгыр көтелә. Һава температурасы көндез +1, -4 градус.

Шимбә көнне, 16 ноябрьдә, шулай ук карлы яңгыр явуы көтелә, юлларда бозлавык. Җил көньяк-көнбатыштан, уртача, урыны белән көчле. Төнлә термометр баганалары 0,-5, көндез +1, -4 градус күрсәтәчәк.

Якшәмбе, 17 ноябрьдә, һава торышы сизелерлек үзгәрмәячәк. Шулай ук карлы яңгыр, урыны белән яңгыр гына явуы ихтимал. Җил көньяк-көнбатыштан, уртача, урыны белән көчле. Төнлә 0,-5, көндез +2,-3 градус тәшкил итәчәк.

Автор:
Читайте нас: