Башкортстанда 33 яшьлек ирне айдан артык эзлиләр. 12нче октябрьдә Благовещен районында яшәүче 33 яшьлек Артем Изилянов хәбәрсез югалган. Бу хакта "Лиза Алерт РБ" югалган кешеләрне эзләүче отряд хәбәр итә.
Волонтерлар мәгълүматлары буенча, ир-ат өстенә кара-соры куртка, кара чалбар, кара төстәге баш киеме һәм ботинка киеп чыгып киткән. Буе 175 см, ябык гәүдәле, кара чәче, зәңгәр күзле.
Күрүчеләр булса, 8-800-700-54-52 яки 112 телефон номерлары буенча шалтыратуларын сорыйлар.