Белоретта яшәүче хатын үзенең 15 яшьлек кызын үтерәм дип янаган. Бу хакта "Башинформ" агентлыгы хәбәр итә.
Чыганактан билгеле булуынча, полиция хезмәткәрләре “үтерү белән янау” статьясы буенча 42 яшьлек хатынга карата кузгатылган җинаять эшен тикшерүне тәмамлаган.
Бу хәл сентябрьдә теркәлгән. Үсмер кыз кич әнисе белән бергә яшәгән өйгә кайткан. Бу вакытта ана кеше исерек булган. Ул башта кызына соң кайтканы өчен бәйләнгән, ахырда талашкан вакытта аны диваннан сөйрәп төшергән дә муенын каты кысып, йөзенә суккалаган. Исерек хатын берничә минут кызын буган, ә җибәргәч, өйдән куган. Үсмер кыз, пижамадан гына киенгән килеш дәү әнисенә барып кунган.
Хатын гаебен таныган, шулай да күрсәтмәләр бирүдән баш тартты, үзенең конституцион хокукыннан файдаланып, үз-үзенә каршы шаһитлык бирмәгән. Кызы белән дуслашкан. Тикшерү тәмамланган. Материаллар судка карау өчен тапшырылган.