Кырымның Джанкой районында тимер юл өстеннән узучы юлдагы автомобиль күпере җимерелгән. “РИА Новости” хәбәр иткәнчә, күпер хәрабәләрен чистарту өчен бер тәүлек вакыт кирәк булачак. Әлеге вакытта МЧС хезмәткәрләре тимер юлны күпер хәрабәләреннән чистарта. Озакламый поездлар хәрәкәтенең торгызылуы көтелә. Авария Кырымның төньягында Изумрудное белән Маслово авыллары арасында килеп чыккан. Ике кеше зыян күргән. Күпер зур йөк машинасын “күтәрә” алмыйча җимерелеп төшкән. Кырым прокуратурасы бу хәлне контрольне алган.
ВТ