Россия Хөкүмәте имгәнү, җәрәхәтләр, контузия алган вакытта бер тапкыр бирелә торган түләү күләмен раслаган. РФ Хөкүмәтенең тиешле карары хокукый мәгълүматның рәсми порталында басылган. Документ нигезендә, сүз Россия Федерациясе Президенты Указы буенча махсус операциядә катнашучыларга түләүләр турында бара, дип яза чыганак. Түләү күләме имгәнүнең авырлыгы дәрәҗәсенә (яралану, җәрәхәтләр, контузия) бәйле. Авыр имгәнүләр - 3 млн сум, уртача авырлыктагы имгәнүләр — 1 млн сум, җиңел имгәнүләр — 100 мең сум тәшкил итә.